“Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” дип исемләнгән кичә үткәрдек(Иске Абдул).

2015 елның 13 феврале, җомга

9  нчы февраль  көнне  Иске Абдул  китапханәсе  мөдире  Бахтеева  Зилфирә  һәм мәдәният  йорты хезмәткәрләре  Валиева Гүзәл,  Ситдикова  Кәүсәрия    герой-шагыйрь Муса Җәлилнең  тууына  109 ел тулу  уңаеннан  “Гомерем  минем  моңлы  бер җыр  иде...” дип исемләнгән кичә үткәрдек.Әлеге кичә  кече яшьтәге мәктәп балалары  һәм “Гөлчәчәк” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен оештырылды. Китапханәче  балаларны шагыйрьнең   кыскача биографиясе, иҗаты  һәм Бөек Ватан сугышы елларындагы  батырлыклары турында сөйләде. Бакча балалары шагыйрьнең “ Карак песи”  , “Маэмай”,  “Гөлләрем”  “Кызыл  ромашка”  шигырьләрен сәнгатьле итеп  сөйләделәр.  Муса   Җәлил  сүзләренә язылган  “Сәгать” җырын башкардылар. Башлангыч класс  укучылары  “Кызыл  ромашка “ шигыренә композиция  күрсәттеләр. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе  карак песи булып  киенеп керде  һәм балаларга   төрле-төрле сораулар бирде, мәдәният йорты директоры шагыйрьнең шигырьләрен укыды. Башлангыч класс  җитәкчесе  Шайдуллина Кадрия  Оренбург  өлкәсендәге Муса Җәлил  музее турында  чыгыш ясады.  Соңыннан  балалар белән бергәләп фотога  төштек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International