15 февраль - Каһарман шагыйр Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан Иске Абдул урта мәктәбендә "Гиндукуш" музее белән берлектә бик матур чара үтте. Ярышта 6 класс укучылары ике командага бүленеп көч сынашты. "Сандугач"һәм "Ялкын" командалары арасында киеренке көрәш барды. Балаларга шагыйрнең тормыш юлын, иҗатын, көрәш юлын белергә кирәк иде. Ләкин балалар сынатмады. Чараны оештырган, патриотик тәрбия бирүдә зур эш алып барган Иске Абдул урта мәктәбе укытучысы Гимазова Флүрә апага рәхмәтебезне җиткерәбез.
--
Резеда Якупова