Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан республикабыз мәктәпләрендә бик күп чаралар үткәрелә. Шуларның тагын берсе 12 нче февраль көнне Казан шәһәренең 110 нчы лицеенда булды. Бу – укучыларның Фатих Кәрим исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе. Безнең мәктәптән дә әлеге конференциядә 10 нчы класс укучысы Харисова А. катнашып, уңышлы чыгыш ясады (укытучысы Якупова Л.Х.) Афәрин, Алсу! Киләчәктә дә зур уңышлар телибез.