5 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Мингалимова Р.Р.белән Күзкәйдә күптән түгел генә оештырылган янгын куркынычсызлыгы депосына юл тоттылар Аларның максаты – янгын куркынычсызлыгы сафында торган абыйларны күреп, аларның эш шартлары белән танышып, кызыксындырган сорауларына җавап табу иде. Янгын сүндерү машинасы йөртүчесе Алексей абыйлары рөхсәте белән алар машинага да утырып карадылар, махсус киемнәрен дә киеп карадылар, сигналын да бирделәр. Кызык сораулар биреп, абыйларының күңелләрен дә күтәрделәр. Мавыктыргыч очрашудан калган хисләр бик озакка барды.Юл буе да малайлар шул турыда сөйләшеп кайттылар.