10 нчы февральдә 1-4 сыйныф укучылары Күзкәй авыл җирлегендә урнашкан “Россия почтасы” бүлекчәсенә сәяхәткә бардылар. Алар почта бүлекчәсенә кергәндә, почта йөртүче машинаның көнлек газета -журналлар, хатлар алып килгән мәле иде. Шулай итеп, укучылар авылга газета -журналларның ничек килеп җитүен, хатларның сәяхәт итүен белделәр. Почта хезмәткәрләренең ничек эшләве белән дә кызыксындылар. Почта хезмәткәрләренең эшенең зур җаваплылык соравын да белделәр. Почтада эшләүче апалар балаларны үзара хат язышырга, белемле булу өчен газета-журналларга язылырга чакырды. Почта хезмәткәрләре һәрвакыт тырышып укуларын теләп калдылар.