Күрше Минзәлә районы афганчы-ветераннар делегациясе килде.

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

       15 февраль көнне «Гиндукуш»  хәрби-патриотик  музеена  Минзәлә районы башкарма комитеты  житәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары житәкчелегендә һәм Минзәлэ  хэрби комиссариаты житәкчесе катнашында курше Минзәлә районы афганчы-ветераннар делегациясе килде.

Аларны «Ватан өчен хәлак булганннар» һәйкәле каршында районыбызнын активист эфганчы-ветераннары каршы алды. Алар һэйкэл каршында хэлак булып чит жирләрдэ ятып калган хезмэттәшлэрен бер минут тынлык белэн искэ алдылар, чэчәклэр салдылар. Шуннан делегация музейга юл тотты. Музейнын 3 залы буйлап экскурцияне әфганчы-ветеран, хәрби хәрәкәт ветераннарынын Тукай районы буенча җитәкчесе Айбулат Мөнир улы уткәрде. Кунаклар музей экспозицияләрен, анда урнаштырылган экспонатларны, документларны, солдат киемнәрен зур кызыксыну белэн карадылар. Айбулат Мөнир улынын район тарихы, район хәрбиләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, әфган сугышы тарихы,төрле кораллар тарихын сөйләвен тын да алмыйча тынладылар. Очрашу  барышында кайчандыр бергә хезмәт иткән егетләрнен  курешуе  дулкынландыргыч мизгелләр булып кунелгә кереп калды. Әфганчы егетлэр узләренен истәлекләре белән булештеләр.  Кунаклар буш кул белән килмәгэннэр иде, музейга төрле хәрби экспонатлар буләк иттеләр. Шулай ук очрашу исәлеге итеп Минзәлә районынын «Алар жину белән кайттылар» дип аталган хәтер китабын музейга буләк иттеләр, Минзәлә районы башлыгынын рәхмәт хатын тапшырдылар. Куршеләр тирән кичерешләр белән, зур канәгатьлек алып киттеләр.  Әфганчы егетлэрнең батырлыгы безгэ урнңк, яшьлңребезне, балаларны тэрбияләудәнигез булсын иде.

 

                             «Гиндукуш» ижтимагый-патриотик музее директоры

                              Гарипова Резеда Рэвис кызы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International