Алар барысыда тимераяктан иде

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
 13 февраль көнне  Новый поселогы  хоккей мәйданчыгында Гашыйклар көне уңаеннан  бәйрәм узды.  Бу чарада  районның 6 авыл җирлегеннән ( Кече Шилнә,Калмия, Тләнче- Тамак, Мәләкәс, Новый . Татарстан поселогы)  яшьләр   катнашты.   Алар барысыда  тимераяктан иде . Районның  яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре һәм  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә төрле бәйгеләр. ярышлар оештырдылар. Районның Гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге башлыгы  Мостафина Эльмира    бәйрәмдә катнашучыларны  тәбрикләде, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Очрашуда  Мәләкәс авыл җирлегенең 
гашыйк   яшь парлары 1 нче урынга ия булды, сертификат белән бүләкләнде ( бу сертификат аларга  теләгән вакытларында  үз гаиләләрен теркәү өчен),
*Калмия авыл парлары-"Иң шат күңелле парлар",
*Татарстанлылар-"Иң иҗади парлар",
*Кече Шилнә парлары-"Иң  тапкыр пар",
*Новыйлылар-"Иң  тыйнак пар",
*Теләнче-Тамак авылы парлары- "Иң стилле пар " номинацияләрендә бүләкләнделәр .  Гашыйларга Синема паркка бару сертификаты бирелде.
Шулай ук бу чарада  валентина-открыткасы язу, микрофоннан кычкырып мәхәбәтен белдерергә дә , "гашыйклар   скамейкасында" утырырга да , фотосессиядә катнашырга  да мөмкинчелек булды. (см
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International