Кувады авылы балалар бакчасында китапханәче Лилия Сафина герой – шагыйрь Муса Җәлилнең 109 еллыгына багышланган чара уткәрде. Китапханәче балаларны Муса Җәлилнең биографиясе белән таныштырды. Соңыннан шагыйрьнең иҗаты, сугышта катнашуы турында әңгәмә булды. Яңадан балалар сорауларга җавап бирделәр. Укучы Хуснутдинова Илузә балаларга Муса Җәлилнең шигырьләрен укыды hәм "Сәгать" дигән җырын балалар белән бергәләп җырланды. Шагыйрьгә багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү оештырылды.