Хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов җылы котлауларын җиткереп, истәлекле бүләкләр өләште.

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
Әҗмәкәй җирлегендә исә «Гигант» хуҗалыгында терлекчелектә эшләүче хатын-кызларны зурладылар. Аларның эш урыннарына чыгып, Әҗмәкәй авылы, Яңа поселогының мәдәният хезмәткәрләре гүзәл затларга матур концерт куйды. Хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов җылы котлауларын җиткереп, истәлекле бүләкләр өләште. «Терлекчелектә эшләүче мөлаем хатын-кызларыбызны җырлары аша котлау йөзеннән «Татарстан» совхозы поселогыннан җырчы Владимир Веретенников та килгән иде. Яныбызда һәрчак ныклы терәк булган ир затларыбыздан котлау алу күңелгә бигрәк хуш килде», – дип хәбәр итте Әҗмәкәй авылының мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Солтанова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International