Район суды рәисе Радик Зиннәтов призлы икенче урынны алды.

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
Күптән түгел республика күләмендә Татарстан судлары арасында чаңгыда шуу буенча кышкы спартакиада үтте. Ярышта ТР Югары суды, район, шәһәр судлары, ТР Суд департаменты идарәсе, Юстиция министрлыгы вәкилләре – барлыгы 250гә якын кеше катнашты. Ир-ат судьялар арасында безнең район суды рәисе Радик Зиннәтов призлы икенче урынны алды. Яр Чаллы һәм Тукай районы судларының берләштерелгән командасы гомуми команда исәбендә беренчелекне яулады, дип хәбәр итәләр район судыннан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International