Боерган авыл җирлегендә яшәүче тыл хезмәтчәннәренә медаль тапшыру тантанасы үтте

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Боерган авыл җирлегендә яшәүче тыл хезмәтчәннәренә, сугыш ветераннарының тол хатыннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" медальләрен тапшыру тантанасы үтте.  Ветераннарга медальләр  тапшырырга   район Башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Вәсим улы Асылгәрәев, район яшьләр белән эшләү,спорт һәм туризм  бүлеге җитәкчесе Ильнур Гәрәев   килде,җылы эчтәлектәге котлау сүзләре  җиткерелде,исәнлек,тыныч көннәр,  матур картлык теләнде .Башкарма комитет җитәкчесе  һәм Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камльянов    тантанага килә алмаучыларның өйләренә барып котладылар,медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар . 

Әлеге чарада катнашучы ветераннар өчен мәктәп  укучылары иҗади бүләк әзерләгән иде, кичә чәй өстәле артында тәмамланды.Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International