Татарстанда күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 42 муниципаль районда 999 объектның 567нда башланган. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында Татарстан төзелеш, архитектура һәмторак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Тукай районында күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонтлау программасында 13 йорт катнаша. (Безнең районада барысы 257 күп фатирлы йорт) Районның төзелеш, архитектура һәмторак-коммунальхуҗалык бүлегенең баш белгече Марсель Хәсәнов хәбәр итүенчә, бүгенге көндә бу эшләрнең 41, 4 % башкарылган инде. Нигездә, бу – салкын су белән тәэмин итү торбаларын, түбәләрне төзекләндерү. Май аеннан , һава шартлары яхшыргач, подряд оешмалары йортларның урам ягын ремонтлый башлаячак.