XX гасыр башларында бирелгән милеккә хокукны раслаучы документ бүгенге көнгә кадәр гамәлдә. Безнең илдә сирәк очрый торган күренеш, әлбәттә. Әмма кадастр палатасы әлеге документка хөрмәт белән карый.
Әлбәттә, әлеге документ төгәл, барлык кагыйдәләргә дә туры килерлек итеп тутырылган булырга тиеш. Әгәр әлеге документ таныклык-анкета рәвешендә генә, ягъни анда җавапларга караганда сораулары күбрәк булса, бу очракта инде бернинди “дача амнистиясе” дә ярдәм итмәячәк. Законда документның эчтәлеге үзгәрмәде. Закондагы үзгәрешләр бары тик хокукны теркәү процедурасын гына гадиләштерде. Уннарча ел элек документларда да милекнең төгәл мәгълүматлары һәм характеристикасы күрсәтелгән булырга тиеш. Югыйсә, теге яки бу милеккә хокукны раслап булмаячак.
Еллар үтә, законнарга үзгәрешләр кертелә бара. Шуңа да һәр нәрсәне, җир участогы булсынмы ул, милеккә хокук булсынмы, үзвакытында теркәп, документлаштырып барырга кирәк. Бары тик шул очракта гына тынычлап яшәргә мөмкин булачак.