Яңа Бүләк авылы китапханәсендә

2015 елның 13 марты, җомга

Халыкарахатын-кызлар көне уңаеннан 7нче март көнне мәдәният хезмәткәрләре белән  берлектә Яңа Бүләк авылы китапханәсендә  хатын –кызлар өчен “Җирдә иң-иң якын кеше, иң кадерлем- әнием” дип аталган күңел ачу кичәсе узды. Бәйрәмгә килгән кунакларны “Сәйлән “ балалар бакчасы балалары  котлап, концерт номерлары күрсәттеләр, үз куллары белән ясаган чәчәк букетлары бүләк иттеләр. Кичә чәй табыны артында кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Авылдашларыбыз  Шәйдуллина Ә., Мирсәитова Р., Кәлимуллина В., Валиева М. Һәм башкаларның моңлы җырлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International