"Гиндукуш" музеена Яр Чаллы шәһәренен 2 гимназиясенен 1 класс укучылары килде.

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
12 мартта "Гиндукуш" музеена Яр Чаллы шәһәренен 2 гимназиясенен 1 класс укучылары килде. Иң элек алар 2 һәйкәлгә дә чәчәкләр салдылар. Районыбыз тарихы турында чыгышны игътибар белән тыңладылар, матур итеп шигыръләр сөйләделәр. Кайбер балалар узләренең бабаларынын Бөек Ватан сугышы ветераны булулары турында әңгәмә кордылар. Музейга килу кече яшьтәге мәктәп балаларына патриотик тәрбия бирудә беренче адымнар дип әйтәсе килә. Россия Федерациясе Президенты В.Путин " Музеи стоят на страже государственной безопасности" дигән иде. Чыннан да, балалар тарих чынбарлыгын белеп усәргә тиешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International