Комсомолец мәдәният сараенда китапханә белән берлектә «Сәламәтлекне сайлыйбыз» дигән чара үтте

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
Наркоманлыкка каршы көрәш көне кысаларында Комсомолец мәдәният сараенда китапханә белән берлектә «Сәламәтлекне сайлыйбыз» дигән чара үтте. Анда өлкән сыйныф укучылары, студентлар һәм эшләүче яшьләр чакырылган иде. Чара барышында тематик мультфильмнар, промо-роликлар, документаль фильмнар тәкъдим ителде. Китапханә мөдире Тамара Лобова яшьләр өчен китап күргәзмәсе дә оештырган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International