14 март көнне Боерган авылы күпфункцияле үзәгендә якташыбыз Азат Гайнелхәмәт улы Хаҗиевның “Чебенле (Тойгузино) авылы ТАТАР язмышында” исемле китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Әлеге чараны авыл китапханәчесе Флүзә Салимова, мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән оештырды. Бу китапның төп темасы –Язмыш, “Чебенле” авылы Язмышы булгангамы зал шыгырым тулы иде. Илдар Әхмәтов, Рөстәм Әхмәтханов, Айзирә Габидуллиналарның моңлы тавышы халык күңеленә бик хуш килде. Чара шулкадәр җылы эчтәлекле, кеше күңеленә үтеп керешле итеп оештырылгангамы, тәмамлангач та тамашачы таралырга ашыкмады. Авыл халкы авторга, оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде.