17 март көнне Иске Абдул авылы “Гөлчәчәк” балалар бакчасында “Хуш киләсең, Нәүрүз “ дип исемләнгән бәйрәм узды. Кышны озатып, язны каршы алуга багышланган әлеге бәйрәмдә балалар белән төрле уеннар оештырылды. Хәйләкәр төлке ( Ситдикова Кәүсәрия), Кыш бабай (китапханәче Бахтиева Зилфира) балаларны тапкырлыкта, җитезлектә сынады.Бәйрәмгә балалар үзләре дә шигырьләр, җырлар өйрәнеп килгәннәр- килгән кунакларга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Китәр алдыннан Кыш бабай белән хәйләкәр төлке балаларга кечкенә генә күчтәнәчләрен өләштеләр. Бәйрәм ахырында килгән кунаклар һәм бакча балалары Фәрдәнә апалары пешергән коймак белән чәй эчтеләр. Чарада 20 бала, 10 өлкән кеше катнашты.