Тукай районының II-нче оста куллар Слеты узды

2015 елның 24 марты, сишәмбе
21 март көнне Круглое Поле поселогы клубында “Тукай районының II-нче оста куллар Слеты” узды. Слетка Комсомол, Круглое поле, Яңа поселогы ,Әҗмәкәй, Ильбухтино,Иске Абдул, Калмия, Кнәз авылларыннан үзләренең кул эшләре белән оста куллар килгән иде. Осталар бәйләү, чигү, тегү, төсле салфеткадан , бисердан , капроннан чәчкәләр ясау ,төрле җепләрдән бәйләп чәчәкләр ясау , төсле кәгаздән искиткеч открыткалар иҗат итү ,агач материалыннан төрле-төрле мебель , картиналар ясау, кызыл балчыктан савыт-саба , сыбызгылар , төрле чүпрәк материалыннан, бәйләү җепләреннән уенчык курчаклар ясау белән шөгылләнәр икән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International