Югары Суык-Су авылында яшәуче – Ахметова Хәния Шәйхулла кызынын олуг бәйрәме – 90 яшьлек юбилее булып узды

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

 

     13 нче апрель көнне мохтәрәм тыл ветераныбыз Югары Суык-Су авылында яшәуче  – Ахметова Хәния Шәйхулла кызынын олуг бәйрәме – 90 яшьлек юбилее булып узды. Аны котларга Тукай районы администрациясе башлыгы урынбасары Люция Хаковна, Түбән Суык-су авыл җирлеге башлыгы Наис Миргасимович килделәр. Хәния апага котлау сүзләре әйтеп, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.

     Хәния апа авыр сугыш елларында авылнын төп терәге – бригадир булып, аннан сон куп еллар районнын «Полив» оешмасында  печән устеруче булып, сонрак колхозда төрле эшләрдә эшләде. Ире – сугыш ветераны Лифкать абый белән урнәк гаилә булып яшәделәр, 3 бала тәрбияләп устерделәр.

     Хәния апа хәзерге көндә дә авылнын бик актив Ак әбие, hәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, дини йолаларны уткәргәндә башлап йөруче.

    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International