Татарстан республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы балалар һәм яшүсмерләр арасында каләм тибрәтергә сәләтлеләр арасында 20нче республика «Алтын каләм» фестивален үткәрде. Анда Тукай районының Мусабай-Завод мәктәбе 10 нчы сыйныфын тәмамлаган Адилә Ситдикова да катнашты. Ул “Яшьләр интернетта” номинациясендә җиңү яулады.