“Үз моңын тапкан шагыйрь” исемле күзәтү-әңгәмәгә үтте.

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Күзкәй авыл китапханәсендә шагыйрь Фәннур Сафинны искә алу уңаеннан  “Үз моңын тапкан шагыйрь” исемле күзәтү-әңгәмәгә үтте. Авылдаш шагыйрьне искә алу кичәсенә кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары чакырылды.“Кеше яшәп карый да ул- истәлеккә әверелә...”, дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында шагыйрьнең тормышы, иҗаты, туган ягына багышлап язылган шигырьләре яңгырады. Балалар өчен язылган “Яңгыр малае” китабындагы шигырьләрен балалар үзләре дә яратып сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International