«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
 8 июль – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Бәтке авылында гомер итүче Главновлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды.  Аларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Шәфыйкова, «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Светлана Шәехова   котладылар, бүләкләр тапшырылды.Главновлар бөтен гомерләрен Тукай районы белән бәйләгәннәр. Петр Иванович – колхозда идарәче, бригадир, ә Екатерина Федоровна Авыл советында тырыш хезмәт куйган. Главновлар 3 бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә 6 оныклары һәм 9 оныкчыклары бар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International