Түбән Суыксуда спорт мәйданчыгын да үз эченә алган ял паркы төзелә

2015 елның 14 июле, сишәмбе
Спорт мәйданчыклары төзү турындагы республика программасы кысаларында быел районга 4 млн 550 мең сум акча бүленә. Әлеге программа ярдәме белән бүген ике җирлектә – Түбән Суыксуда һәм Яңа поселогында шундый объектлар төзелә. ТР Инвестиция-төзелеш идарәсе мәгълүматларына караганда, быел республикада 163 спорт мәйданчыгы сафка басарга тиеш. Финанслау күләме – 396,6 млн сум.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International