Мобиль офис хезмәте Бәтке авыл җирлегенә чыкты

2015 елның 14 июле, сишәмбе

Район Пенсия фонды бүлегенең мобиль офис хезмәте 8 июль көнне Бәтке авыл җирлегенә чыкты. Биредә авыл советы бинасында бәткелеләрне сәгать 10нан 12гә кадәр клиент хезмәте әйдәп баручы белгеч-эксперты Лариса Федотова кабул итте. Ике сәгать эчендә аңа 20гә якын кеше мөрәҗәгать итте.

Бәтке авыл җирлеге башлыгы урынбасары Венера Вәлиеваның хәбәр итүенчә, халыкны пенсия билгеләтү өчен кирәк булган документлар исемлеге, аның өчен кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге, киләчәктә аласы пенсия күләме, пенсияне кабат исәпләү вакыты, пенсионер-инвалидлар өчен санаторийларга юлламалар алу тәртибе һәм башка шундый сораулар кызыксындырган. Мондый очрашуларны бәткелеләр бик файдалы дип тапканнар.
Мобиль офис киләчәктә дә эшен дәвам итәчәк, алга таба ул башка җирлекләргә дә чыгачак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International