«Гөлгә бизәп гомер юлларын» исемендәге әдәби- музыкаль кичә узды.

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

15  июль көнне Республикакүләм “Иң яхшы авыл китапханәсе” бәйгесендә җиңү яулаган Калмия авылы китапханәсендә, Президент сайлаулары уңаеннан районкүләм «Гөлгә бизәп гомер юлларын»  исемендәге әдәби- музыкаль кичә узды. Әлеге чарагаЧаллы язучылары Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Сирень Якуповалар кунак итеп чакырылды. Китапханәчеләр әлеге язучыларның шигырьләрен укыдылар, нәни кызчык Айзилә һәм Рәшит абый Мәвләвиев килгән кунакларга җырлар бүләк иттеләр. Чара бик тирән эчтәлекле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International