Күзкәй авылы китапханәсендә 1-3 класс укучылары өчен “ Минем беренче китабым “ – китапханә дәресе үтте. 14 укучы катнашты. Китапханә дәресендә балаларга –китаплар белән нәрсәләр эшләргә ярый? Һәм – китаплар белән нәрсәләр эшләргә ярамый? - дигән сораулар куелды һәм шул сорауларга җаваплар тыңланды. Һәр бала үзе укыган беренче китабы турында мавыктыргыч итеп сөйләде. “Әлифба”- һәрберебезнең дә беренче укыган китабы булып чыкты. Соңыннан “Мәдәни көндәлек” буенча җиңгән Ләйлә Авзалова курчак белән бүләкләнде.