Уракка төштеләр

2015 елның 22 июле, чәршәмбе
Дүшәмбе көнне «Ярыш» хуҗалыгы игенчеләре, районда иң беренчеләрдән булып, уракка төште. Хуҗалык механизаторлары Әнвәр Ногманов, Фәнис Шәмсиев иярләгән комбайннар иң элек көзге арыш басуына керде. 
– 50 гектардагы көзге арышка кичә алындык. Уңыш гектарыннан 20 центнер чыга. Эшне тиз тотарга тырышабыз, чөнки һава торышының нинди буласын белеп булмый. Иртән аяз, төштән соң яңгыры да яварга мөмкин. Кичә үк арышның 30 гектарын суктырып, аны ындыр табагына алып кайттык. Июль башыннан ук яуган яңгырлар, быелгы уракка комачау итәргә мөмкин. Урак бер елны да җиңел узмый. Я бер авырлыгы, я икенчесе туып кына тора. Шулай да яхшыга өметләнәбез, – диде безгә хуҗалык җитәкчесе Расим Шәйхаттаров сишәмбе иртәсендә
Чыганак :"Якты юл" газетасы . 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International