Казанда узачак Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты сигез спортчы өчен үз спорт мәйданында узачак: ярышларда шуның кадәр башкала спортчысы катнаша.
Казанлылар су тубы, йөзү һәм суга сикерү ярышларында көч сынашачак. Әйтик, су тубы буенча Россия җыелмасы составына Альберт Зиннәтуллин, Артем Одинцов, Константин Степанюк, Владислав Тимаков һәм Иван Нагаев кергән. Йөзүдә Казаннан Яна Мартынова белән Эрнест Мәкъсүмов, ә суга сикерүдә Никита Шлейхер чыгыш ясый.
Ә су тубы буенча ил җыелмасы 27 июльдә Америка, 29ы – Италия, ә 31е Греция командасы белән көч сынаша.