Муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатларны теркәү бара.

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә район территориаль сайлау комиссиясендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатларны теркәү бара. Искә төшерәбез, муниципаль берәмлекләргә сайлаулар агымдагы елның 13 сентябрендә үтәчәк.

Документлар кабул итү 14 июльдә башланган иде. Сайлау комиссиясенең кандидатларны теркәү буенча беренче утырышы 21 июльдә үтте. Теркәлүләр дәвам итә .Теркәлүчеләр арасында -  «Бердәм Россия» сәяси партиясеннән,  «Гадел Россия», «ЛДПР», Россия ветераннары» партияләреннән һәм үз-үзләрен күрсәтүчеләр.
Муниципаль берәмлекләргә депутат булырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү 3 сентябрьгә 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 23 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, комиссиягә әлегә 148 гариза кергән.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International