Әҗмәкәй авыл җирлегендэ Тукай районы сайлау алды кампаниясе кысаларында исеме астында гаилә һәм бала тәрбияләү темасына багышланган әдәби – музыкаль кичә-очрашу үтте

2015 елның 24 июле, җомга

“Әнием киңәшләре”

 

24 нче июль көнне Әҗмәкәй авыл җирлеге Яңа поселогы мәдәният йортында Тукай районы сайлау алды кампаниясе кысаларында исеме астында гаилә һәм бала тәрбияләү темасына багышланган әдәби – музыкаль  кичә-очрашу үтте. Кичәгә районның “Бердәм Россия” сәяси партиясе оешмасы секретаре Абдельманова Роза Николаевна, район культура, мәгариф бүлеге белгечләре,  район хастаханәсеннән балалар табибәсе килде. Әҗмәкәй авыл җирлеге татар хатын-кызлары “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы  җитәкчесе Рәзидә Гайсә кызы Мәүҗитова һәм оешма әгъзалары, акъәбиләр, дәү әниләр, яшь балалы, күп балалы герой әниләр, әни булу бәхетенең кадерен белмәгән аналар, тәртибе буенча район балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә исәптә торучы кызлар(кызганычка каршы, соңгы ике категория килмәделәр) чакырылган иде.

Арада иң кадерле кунак -  2015 нче елның 10 июлендә туган Нуретдинов Рамазан Айрат улы, үзенең гаиләсе - әти-әнисе,  2 апасы, 2 әбисе белән булды. Рамазанга  тантаналы рәвештә беренче документы - туу турында таныклык тапшырылды. Гаиләне җирлек башлыгы Марат Габделхәй улы котлады, кыйммәтле бүләк тапшырды. Һәр чыгыш ясаучы, бәхетле гаиләне  малайлары  туу  шатлыгы белән котлап, аларга тигез канатлы булып яшәүләрен, инсафлы – тәүфикъле балалар үстерүләрен теләп, үзләренең истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Кичә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Нурия Абдуллина башкаруындагы  бишек җыры белән башланып китте һәм бала тәрбияләүгә, ир белән хатын, килен белән каенана мөнәсәбәтләренә багышланган шигырь  һәм җырлар белән үрелеп барды.  Кичәдә катнашкан һәм безне матур җырлары белән куандырган Чулпан Фазылҗановога, Кадрия Госмановага, авылның хөрмәтле ханымнары: тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашкан Касыймова Әкълимә Шакировнага, 5 ир-егет үстергән Семенова Анастасия һәм Ибрагимова Рәзинә апаларга, онык һәм оныкчыклар тәрбияләүче Ибрагимова Гөлчәчәк апага, мәктәпнең  тәрбия буенча директор урынбасары Рания Зульфатовнага, 3 кыз бала тәрбияләп олы тормыш юлына озаткан Рәмзия Нәҗметдиновага, авыл җирлегенә  депутатлыкка  кандидат  Попова  Гүзәлиягә эчтәлекле чыгышлары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Очрашуны җылы мохиттә, мәгънәле, тәрбияви шигырьләр белән матур итеп, культура йорты директоры Сәрия Ахсанова алып барды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International