Ындыр табагында укучы балалар җаваплы хезмәтләрнең берсен башкара

2015 елның 24 июле, җомга
«Ярыш» хуҗалыгының ындыр табагында укучы балалар җаваплы хезмәтләрнең берсен башкара. Илгиз Идиатуллин, Данияр һәм Айрат Хафизовлар, Диана һәм Лиана Нуруллиналар, Ләйсән Галиева, Миләүшә Габдрахманова – һәр ашлык бөртегенең чисталыгы өчен тырышып эшли. Аларның остазлары, ындыр табагы буенча хезмәттәш абыйлары, машинистлар: Мансур Хәсәнов, Нәкыйп Вәлиев, Фәннүр Әхтәмов, электрик Таһир Шакиров та аларга киңәшче булып, һәр ашлык бөртеген тиешенчә эшкәртеп, үз эшләрен намуслы башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International