25нче июнь көнне Оргыды авылында Кече авыл бәйрәме үткәрдек. Бәйрәмгә шушы авылда туып үскән, ләкин тцрле сәбәпләр белән төрлесе төрле якка тарылган авылдашлар җыелган иде. Алар үзләренең бала чакларын искә төшерделәр, бүгенге көннәдәге кайгы шатлаклары белән уртаклашталыр һәм киләчәк көннәргә планнар кордыла. Бәйрәмдә бер генә дә читтән килгән кеше юк иде, барысыда авылдашлар. Авыл халкын котларга район башлыгының урынбасары Ахметова Люция Хак кызы белцн" Якты юл" газетасыныж баш мөхәрире Ахметгараева Инзилә дэ килгән иде. Инзилә Маннуровна да бу бәйрәмдә чит кеше булмады,аның да Оргыды авылына туганлык җепләре тартап китергән булып чыкты. Ул авыл халкын һәм бәйрәмгә кайткан барлык туганнарын җыр белән дә котлады. Бәйрәмебездә олысыда ,яшедә җырлады, биеде. Хәттә 89 яшьлек Залялетдинов Ахмәтгали абыйда җыр сузды.Бәйрәмне оештырырга идея биргән Хисамиев Мәүлидҗан абыйга, шул бәйрәмне оештыруны үз остенә алгын, бәйрәмебез уңышлы барып чыксын өчен безгә мәтди ярдәм күрсәткән, "Ирек" җитештерү кооператива җитәкчесе Хаҗиев Рөстәи Рәхим улына бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шулай ук үзенең көчен кызганмыйча көне- төне шушы чараның уңышлы барып чыгуына җан атып, барлык кирәк яракларны әзерләген Мөхәметдинов Мөнәвир абыйга рәхмәт.
--
Айсылу Габдрахманова