Тукай районы уңыш күрсәткече буенча республикада лидерлар рәтендә.

2015 елның 1 августы, шимбә
Республика буенча уртача уңыш гектарыннан 22 центнер тәшкил итә. Корылыктан күбрәк зыян күргән көньяк районнарда гектарыннан уртача 14 центнер бөртек җыеп алалар. Тукай районы уңыш күрсәткече буенча республикада лидерлар рәтендә. Марат Әхмәтов алдынгы районнарны аерым атады. Балтач районында уртача уңыш – 33,8, Актанышта – 33, Тукай районы гектарыннан уртача 29 центнер уңыш белән өченче урында. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, уңышның чыгышын «Гигант» хуҗалыгы уртача – 32,8 центнер, «Кама» агрофирмасы гектарыннан уртача 31,2 центнер бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International