Шильнебаш мэдэният йорты каршында "Геройлар урамы" дигэн чара узды.

2015 елның 3 августы, дүшәмбе

Шилнәбаш авылында да мәдәният йорты каршында районыбыз геройларына багышланган «Батырлар урамы» бәйрәме үтте. Чарада Шилнәбаш авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова, аның урынбасары Ольга Чекушкова катнашты. 

«Батырлар урамы» бәйрәмен алып баручы авыл китапханәсе мөдире Нурзилә Бариева җыелган барча халыкны Тукай районы геройлары белән таныштырып чыкты, аларның исемнәрен атады. Соңыннан гаилә һәм спорт бәйрәме башланып китте. Чарада Вороновлар, Майоровлар, Бариевлар, Мәрдановлар, Солтаняровлар гаиләләре катнашты. Аларның һәрберсе үз командаларына район геройлары исемен биргән. Бәйрәмдә катнашкан гаиләләр үзләре белән таныштырып үткәннән соң «Дәртле туп», «Тулып пешкән алма», «Бу нинди хәреф?», «Авыр эш» кебек мавыктыргыч спорт ярышларында көч сынашты. Моннан тыш, йөгерүдә, озынлыкка сикерүдә дә гаиләләр бер-берсе белән ярышты. Кызыклы чарабыз күмәк фотога төшү белән тәмамланды, дип хәбәр итте безгә Шилнәбаш авылының китапханә мөдире Нурзилә Бариева.

 Шильнебаш мэдэният йорты каршында "Геройлар урамы" дигэн чара узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International