Быел Корбан бәйрәме 24 сентябрьгә туры килә.

2015 елның 11 августы, сишәмбе
Быел Корбан бәйрәме 24 сентябрьгә туры килә.

 Шул уңайдан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасының җыелышы уздырылды. Җыелышта нисаб күләмен билгеләделәр. Ул быел 17 мең сум булыр дип килештеләр. Корбан нисабы көмеш бәясе белән исәпләнә. Гаиләдә артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу мәҗбүри санала.Шулай ук бәйрәм намазын уку вакыты расланды. 24 сентябрьдә Казанда кояш 5 сәгать 31 минутта чыга, бәйрәм намазы иртәнге сәгать 6да башлана. Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла һәм өч көн дәвам итә. Корбанлык ите өч өлешкә – корбан салучының үз гаиләсенә, туганнарына-якыннарына һәм мохтаҗларга бүленә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International