Август аенда Россия Пенсия фонды эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләренә яңадан исәпләү үткәрде

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе
2014 елның 2-4 кварталында эшләгән пенсионерлар 2015 елның август аеннан иминият пенсияләрен күбрәк суммада ала башлыйлар. Пенсияләрнең артуы ел саен август аенда Пенсия фонды тарафыннан иминият пенсияләрен яңадан исәпләү белән бәйле.
Пенсияне яңадан исәпләтү өчен Пенсия фондына мөрәжәгать итәргә кирәкми, ул гариза бирмичә генә автомат рәвештә башкарыла.
Иминият пенсиясен яңадан исәпләтүгә эш биручеләре иминият взнослары күчергән картлык буенча һәм инвалидлык буенча пенсия алучылар хокуклы. Исегезә төшерәбез, 2014 елда иминият пенсиясе хезмәт пенсиясенең иминият өлеше дип атала иде.
Иминият пенсиясен индексацияләүдән аермалы буларак яңадан исәпләнгән пенсиягә өстәмә һәрбер кешегә аерым билгеләнә: аның күләме эшләүченең хезмәт хакына һәм яшенә бәйләнгән. Гражданин пенсиягә чыкканнан соң озаграк эшләгән саен тупланган взнослар бүленә торган еллар кимүе сәбәпле пенсиягә өстәмә дә күбрәк була.
Гражданин иминият пенсиясенең күпмегә артуын түбәндәге ысуллар белән белә ала:
- пенсиясен өйдә алганда, аны китеруче оешма аркылы;
- кредит оешмалары аркылы алганда, кассадан пенсионерның «исәпләү кәгазе» аша;
- Сбербанк яисә АК БАРС банк аша банк картасына күчкән очракта, банкомат аша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International