14 август көнне Теләнче- Тамак картлар һәм инвалидлар йортында хәйрия концерты оештырылды. Анда Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре ике телдә матур эчтәлекле чыгыш ясадылар , аны Разина Аитова һәм Тамара Тузеева алып бардылар.Кенәз авылы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Николай Самойлов бәйрәмдә катнашучыларны җылы итеп котлады, аларга исәнлек теләде. Марина Пучинина, Татьяна Шитова, Татьяна Кайнова, Разина Аитова, Танзиля Ахмадеева, Татьяна Сторожу башкарган җырларга кушылып интернатта яшәүчеләр үзләре дә чыгыш ясады. Азамат Аккубековның курайда уйнавын картлар бик бирелеп тыңлады, конөерт җылы мохыйтта узды, көчле кул чабулар белән артистларны озатып калды.
Директор Князевского СДК – Тамара Тузеева