«Игътибар – балалар!» профилактик чарасы старт алды

2015 елның 18 августы, сишәмбе

15 августтан һәр елны яңа уку елы алдыннан үткәрелә торган «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы старт алды. Ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

«Игътибар – балалар!» айлыгы кысаларында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балигъ булмаган балаларны машинада йөртүне аерым контрольгә алачаклар, мәгариф учреждениеләре янында рейдлар үткәрәчәкләр, җәяүле балаларның кагыйдәләрне үтәвен тикшерәчәкләр һәм башка шундый профилактик чараларга чыгачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International