Әлеге республикакүләм акциясенең төп максаты – авыр хәлле, күп балалы гаиләләргә, инвалид балаларга ярдәм күрсәтүгә оешма-предприятеләрнең һәм халыкның игътибарын җәлеп итү. Мәктәпкә җыенырга булышуда күңеле белән мәрхәмәтлек күрсәтүгә, изгелеккә әзер торган һәркемнең ярдәменә таяну күздә тотыла.
Бу акция кысаларында районыбызда «Яхшылык эшләргә ашык» хәйрия акциясе дә старт алды.Бүгенге көнгә Биклән, Новотроицк, Шилнәбаш, Иске Дөреш авылларының беренче сыйныфка баручы сабыйларына инде кирәк-яраклар тутырылган портфельләр тапшырылган. Шуны да әйтеп үтү мөһим, «Яхшылык эшләргә ашык» хәйрия акциясе кысаларында җыелган акчалар һәм канцеляр кирәк-яраклар тантаналы рәвештә беренче сыйныфка баручы балаларга биреләчәк.