“Хезмәт ветераны” статусын алу өчен,

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

“Хезмәт ветераны” статусын алу өчен, кешенең федераль законнар нигезендә орденнар яисә медальләр, СССР яисә РФнең мактаулы исемнәрен алган, аерым ведомство тамгалары белән бүләкләнүе һәм картлык буенча яисә озак еллар эшләгәнгә пенсия билгеләү өчен кирәкле хезмәт стажы булуы зарур. Шулай ук Бөек Ватан сугышы чорында балигъ булмаган яшьтә хезмәт эшчәнлеген башлау күрсәтелә, соңгы очракта ирләр өчен хезмәт стажы кимендә - 40 ел, хатын-кызлар өчен 35 ел булырга тиеш.

“Хезмәт ветераны исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында” ТР законы проектында “Хезмәт ветераны” исемен бирү өчен кирәк булган документларның тулы исемлеге бирелә, аларны территориаль социаль яклау органнары тарафыннан карау тәртибе күрсәтелә, документларны кире кагу сәбәпләре күрсәтелә. Закон проекты белән ТР башкарма хакимиятенең социаль яклау өлкәсендәге вәкаләтле органына “Хезмәт ветераны” исемен бирү хокукы һәм шуның турында карар кабул итү хокукы, шулай ук мондый исем бирелгән гражданнарның реестрын алып бару хокукы бирелә.

Аерым статья белән күчеш нигезнамәләре бәян ителә. Алар нигезендә, 2005 елдан башлап гамәлдә булган, территориаль социаль яклау органы тарафыннан бирелгән социаль ярдәм чараларын алу хокукы турындагы белешмәне Хезмәт ветераны таныклыгына алыштыру гамәлгә ашырыла, әлеге закон гамәлгә кергәнче бирелгән таныклыкларның көче сакланып кала.Ветеран статусын биргәндә һәр гражданинның дәүләт, җәмгыять иминлеге һәм муллыгы өчен керткән өлеше беренче урында тора.

Закон РТ от 30.06.2011 №33-ЗРТ «О порядке и условиях присвоения звания «Ветеран труда»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International