Биклән авыл җирлегенең сайлау алды халык җыены булып узды.

2015 елның 21 августы, җомга
 

20 август көнне  Биклән   авыл җирлегенең сайлау алды халык җыены булып узды.Очрашуга   муниципаль район башлыгы  Васил Хаҗиев,   район советы аппарат җитәкчесе депутатлыкка кандидантларштирәк, Мәләкәс,Иштирәк   авыл җирлекләреннән    дэ кешеләр катнашты .Чарада  55 ел бергә матур гомер кичергән парлар – Бакчасарай авылында яшәүче Венера һәм Рафис Фахретдиновларга чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшылды,Биклән мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары катнашында концерт күрсәтелде. Район башлыгы җыенга килүчеләргә республикада бара торган  проектлар турында сөйләде, аларны районның социаль-экономик үсеше белән таныштырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International