" Балаларга Татарстан Республикасы символлары" дигән информацион сәгать узды

2015 елның 24 августы, дүшәмбе
Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә 24 август көнне Рәсәй Дәүләт әмәле көнне балалар өчен" Балаларга  Татарстан Республикасы символлары"  дигән информацион сәгать узды , Балалар өчен"Татарстан хәзинәләре" документаль фильм күрсәтелде, анда Казан, Болгар  ,Алабуга,  Свияжск шәһәрләре турында  мәгълүмат җиткерелде,"Татарстан Республикасы Символлары" дигән матур презентация  күрсәтелде , балалар белән бергә Рәсәй һәм Татарстан гимнары  башкарылды,"Мин яратам сине Республикам, туган җирем" дигән темага  рәсем конкурсы уздырылды, анда укучылар  герб һәм  флаг ясадылар. Чара эчтэлекле, бай материаллар,мавыктыргыч итеп уздырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International