"Крутушка” VII Халыкара этник фестивальдә Тукай районыннан Борды фольклор коллективы да катнашты

2015 елның 25 августы, сишәмбе
"Крутушка” VII Халыкара этник фестивальдә Тукай районыннан  Борды фольклор коллективы да катнашты  . Бу чара – тамашачы өчен дә, катнашучы өчен дә төрле халыкларның традицион мәдәнияте бизәкләре белән танышу мөмкинлеге. Әлеге фестиваль 21-23 август көннәрендә “Байтик” лагере территориясендә (Крутушка бистәсендә узды. Чарада этник музыка, декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класслар, үзенчәлекле һөнәрчеләр ярминкәсе, төрле арт-проектлар, күргәзмәләр, театраль һәм бию тамашалары, кинофильмнарны тәкъдим итү, танылган музыкантлар белән очрашу тәртибендә үтте .  Тамашачы хозурына борынгы җырлар, уен кораллары, киемнәр тәкъдим ителәчәк. Эстониядән килгән «Sõsarõ» ансамбле, Польшаның «Maciej Filipczuk & Goście Weselni» төркеме бию мастер-классын оештылды
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International