25 август көнне Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге психологы Эльмира Закирова “Мин мәктәпкә барырга әзерме?!”дигән тренинг дәрестә Керна – Иерасека методикасы буенча танышу күнекмәләре диагностикасы уздырды, ребуслар һәм табышмаклар чиштеләр,төрле уеннар, күнегүләр узды. “Мәктәп портфелен җый» уенында балалар бигрәктә мавыгып катнашты , дәртләнеп киттеләр. Тренинг ахырында психолог ата-аналарга дип әзерләнгән буклетка презентация уздырды, үзенең киңәшләрен бирде, «Советы психолога родителям”буклетын аларга бүләк итеп тапшырды, ярдәмле-бергәләп эшләргә тәгъдим ясады