Компьютер белеме буенча бөтенроссия чемпионатын Татарстанлылар җиңүчеләр!

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

25 август көнне  Казанда пенсионерлар арасында компьютер белеме буенча бөтенроссия чемпионатын узды. Бу ярышта Чаллы кешесе, якташыбыз   Зоя Гаус , казанлы  Сергей Мезенцев  абсолют җиңүчеләр булдылар.

Чемпионатның  төп максаты – пенсионерларны дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә файдаланырга, җитәкчеләр белән дәүләт хакимияте органнарының интернет кабул итү бүлмәләре аша аралашырга өйрәтү.

 

Министр хәбәр иткәнчә, өч ел эчендә “Интернет – озын гомерлелек” проектында егерме 22 мең пенсионер катнашкан. Бу өлкәгә караган төрле проектлар ярдәмендә исә 8 ел дәвамында 76 мең пенсионер компьютерда эшләргә өйрәнгән. 

Чемпионатта җиңүчеләрне  Рәсәй  пенсионерларының Пенсионерлар Союзы  рәисе, Федерациясенең  Советының социаль  өлкә Комитеты  җитәкчесе Валерий Рязанский  һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Советы  рәисе Фәрид Мөхәмәтшин тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар .

 

  Чемпионатта 1 нче урында Татарстан командасы(51,6 балл),2нче урында   – Самара өлкәсе (37,4 балл ), 3 нче урында-Оренбург өлкәсе (33,26 балл )яулады. Чаллы пенсионеры  Зоя Гаус -1 нче урынга ия булды, "Дәүләт хезмәте күрсәтү" номинациясендә   дә татарстан командасы алдынгылыр  рәтендә.

 

 Катнашучыларны ярышларга ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрыгы әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International