Күзкәй һәм Түбән Суыксу авыл җирлекләренә " Шевроле Нива» автомобиле ачкычлары тапшырылды

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
Муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән республика күргәзмә-конкурсында районның Күзкәй һәм Түбән Суыксу авыл җирлекләре җиңүчеләр арасына кергән иде. 30 августта, республика көнендә, Казанда Дәүләт Советы каршындагы мәйданчыкта җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Дипломнарны һәм «Шевроле Нива» автомобиле ачкычларын җирлек башлыкларына Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тапшырды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International