«Татарстан – безнең йортыбыз» исемле халыклар дуслыгы фестивале үтте

2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы көне уңаеннан, Кнәз авылының мәдәният йортында «Татарстан – безнең йортыбыз» исемле III Халыклар дуслыгы фестивале үтте. Чараны Кнәз авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Александр Волков ачып җибәрде. Соңыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады. Фестивальдә «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче күпмилләтле халыкның гореф-гадәтләре, аларның бәйрәмнәре турында сүз барды. Катнашучылар җыелган халыкка милли киемнәрен, милли ашларын тәкъдим иттеләр, алар турында кызыклы итеп сөйләделәр. Бәйрәмдә уен-көлке, җыр-биюләр, матур итеп шигырь сөйләүләр бер дә тынып тормады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International