Чара спорт ярышлары белән башланып китте

2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе
Чара «Иртәнге зарядка» дип аталган флеш-мобтан башланды. Анда бәйрәмгә килүчеләрнең барысы да катнашты. Тренер Владимир Заикин егет һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча ярыш оештырды. Рамазан Галиуллин һәм Анна Митрофанова бәйгедә призлы урыннар алдылар. Бер читтә шахмат уйнадылар. Александр Крылов бу уенда беренче урынны, Владимир Беспалов – икенче, Хәмит Сабиров өченче урынны яулады. Балалар шашка, өстәл теннисы, туплы уеннар уйнадылар. Катнашучылар истәлекле бүләкләргә лаек булды, балаларга тәмле призлар бирелде. Барлык шилнәбашлыларны бәйрәм белән җирлек башлыгы Ольга Гончарова тәбрикләде, һәркемгә сәламәтлек, һәр гаиләгә иминлек теләде. Бәйрәм файдалы һәм кызыклы үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International