Көзге ярминкәләр башлана

2015 елның 4 сентябре, җомга
Яр Чаллы шәһәрендә быел көзге ярминкәләр 5 сентябрьдән эшли башлаячак. Ярминкәләр Сарман трактында шимбә көннәрендә иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр уздырылачак. Бу көннәрдә, һәр елдагыча, махсус бәядән ит, сөт, яшелчә кебек авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу мөмкинлеге булачак. Ярминкәләргә агрофирмалар, крестьян-фермер хуҗалыклары, кооператив хезмәтчәннәрен, шәхси эшмәкәрләрне чакырып калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International